Урок №20. Основной курс


Урок двадцатый — Егерменче дәрес


Рәмзия: Исәңмесез, курсташларым. Хәлләрегех ничек? Авырмыйсызмы? Гафу итегез, мин бүген беренче лекциягә соңга калдым…

Әлфия һәм башкалар: Исәнме, Рәмзия.

Хәбир: Нигә соңга калдың соң?

Марат: Әллә син дә минем кебек күп йокларга яратасыңмы?

Рәмзия: Юк, мин иртә белән кибеткә барган идем, шуңа күрә соңга калдым.

Искәндәр: Хатын-кыз кибеткә барса, тиз кайтмый инде.

Рәмзия: Мин бит кием кибетенә бармадым. Мин ашамлыклар кибетендә генә булдым, ләкин ул сәгать сигездә генә ачылды. Ә кичә мин ипи белән сөт алмаган идем.

Әлфия: Кибеткә барсаң, акчаң бетә.

Рәмзия: Ә кибеткә бармасаң, өйдә ашарга бетә.

Искәндәр: Ярый, сез әти-әниләрегез белән торасыз. Әин кибеткә акча булса да, сирәк кенә керәм.

Марат: Ә син иртә белән кайда ашыйсың?

Искәндәр: Ашханәдә, әлбәттә.

Әлфия: Кием кибетенә керсәң, үзеңнең студент икәнеңне белерсең. Анда әйберләр шундый кыйммәт, ләкин шундый матур күлмәкләр бар.

Хәбир: Минем акчам күп булса, мин компьютер сатып алыр идем.

Марат: Нәрсәгә ул компьютер? Минем акчам күп булса, мин шунда ук машина сатып алыр идем. Автобуста йөреп туйдым инде. Һәр көнне автобуста кеше күп, ә автобуслар сирәк йөри.

Әлфия: Ә менә минем акчам күп булса, мин шунда ук матур киемнәр генә сатып алыр идем. Тун алыр идем, күлмәкләр, кыйммәт аяк киемнәре… Ә иртәгә мин яңа күлмәк алырга барам. Син, Рәмзия, минем белән барасыңмы?

Рәмзия: Ярар, барырмынЮ ләкин мин сиңа әйбәт киңәш бирә алмыйм инде. Безгә, бәлки, үзебез белән Хәбирне алырга кирәктер?

Әлфия: Хәбир, син безнең белән барасыңмы?

Хәбир: Иртәгә минем буш вакытым күп. Ләкин белмим шул, хатын-кызлар күлмәген алганда, миннән нинди киңәшче чыгар икән?


Икенче көнне институтта дәресләр беткәч, Әлфия, Рәмзия һәм Хәбир кием кибетенә күлмәк сайларга киттеләр. Хәбирнең барасы килмәгән иде, ләкин Рәмзия матур итеп сорагач, ул барырга булды. Алар, автобуска утырып, шәһәрнең үзәгенә киттеләр. Шәһәрнең үзәгендә кибетләр күп: монда зур сәүдә йортлары да, кечкенә генә кием кибетләре дә бар. Алдан безнең танышларыбыз кечкенә кибеткә керделәр.

Әлфия: Монда әйбәт күлмәкләр юк. Карагыз, бөтен күлмәкләр чәчәкле.

Рәмзия: Сиңа чәчәкле күлмәкләр ошамыймы әллә?

Әлфия: Миңа кичке күлмәк кирәк. Кич белән концертка яки кунакка барганда, чәчәкле күлмәк киеп булмый шул.

Хәбир: Нигә? Минемчә, кайбер кызларга чәчәкле күлмәк килешеп тора. Чәчәкләре бик ачык булмаса, андый күлмәкне концертка да, кунакка да, көндез дә кияргә була дип уйлыйм.

Әлфия: Юк, миңа бер генә төсле күлмәк кирәк. Әйдәгез ашыкмыйча, башка кибетләргә керәбез…

Хәбир: Анысы дөрес. Беркайчан да ашыгырга кирәкми…

Алар икенче кибеткә киттеләр.

Рамзия: Кара, Әлфия, монда бер генә төсле күлмәкләр күп. Менә кара төсле, менә кызылы да бар, ә менә нинди матур коңгырт күлмәк.

Хәбир: Бу күлмәк миңа да бик ошый.

Әлфия: Монда бөтен күлмәкләр карасу. Мин аграк, ачыграк төсле күлмәкләр яратам. Әйдәгез, башка кибеткә…

Алар өченче кибеткә керәләр.

Хәбир: Монда ачык төсле күлмәкләр дә бар, бер генә төсле күлмәкләр дә күп.

Әлфия: Миңа бик матур, әйбәт тегелгән күлмәк кирәк. Монда андый күлмәкләр юк. Сайларга әйбер дә дә юк монда.

Рәмзия: Кара әле монда, Әлфия. Нинди матур күлмәк. Бәлки, киеп карарсың?

Әлфия: Юк, миңа бармый ул. Төсе дә матур түгел, тегүе дә начар. Киттек моннан!

Алар дүртенче кибеткә керәләр.

Әлфия: Менә бу күлмәк миңа бик ошый. Кара әле, Рәмзия, ничек матур тегелгән!

Хәбир: Син чәчәкле күлмәк яратмыйсың бит.

Әлфия: Әй, аның чәчәкләре вак кына бит.

Хәбир: Бу күлмәкнең төсе дә ачык түгел.

Әлфия: Ә миңа концертларга кияргә бик ачык төсле кичке күлмә кирәкми дә…

Хәбир: Ә синең күпме акчаң бар?

Әлфия: Өч йөз сум. Миңа әти күлмәк алырга дип бүләк иткән бу акчаны.

Хәбир: Синең акчаң бу күлмәкнең яртысына гына җитә бит! Аның бәясенә кара син.

Әлфия: Менә гел шулай: кирәк әйберне тапсаң, акчаң җитми…


* * *

Айдар: Син кибеткә китсәң, сәгать ничәдә кайтырсың?

Марат: Белмим шул. Минем сөт кибетенә дә, икмәк кибетенә дә керәсем бар. Ә ит кибетенә дә керсәм, мин сәгать өчтә генә кайтып җитәм.

Айдар: Син миңа кечкенә батареялар алсаң, мин сиңа бик зур рәхмәт әйтер идем. Ә китап кибетенә дә керсәң, син минем иң кадерле энем булыр идең.

Марат: Ә анда сиңа нәрсә кирәк?

Айдар: Мөхәммәт Мәһдиевнең сайланма әсәрләре.

Марат: Син миңа күпме акча бирәсең соң?

Айдар: Ун сум.

Марат: Батарея да ал сиңа, китап та ал! җитми бит. Менә унбиш сум бирсәң иде.

Айдар: Ярар, мин сиңа унбишне бирәм. Батарея өч сум тора, ә китап алтымы, җидеме. Ә калганы кинеке, әгәр калса…

Марат: Ничек инде: әгәр калса?

Айдар: Хәзер бит бәяләр артып тора, үзең беләсең: бүген бер бәя, иртәгә – икенче…


– Бу китап күпме тора?

– Нинди китап?

– Мөхәммәт Мәһдиевнең сайланма әсәрләре.

– Аның артында язылган бит.

– Унбер сум ярыммы?

– Нәкъ шулай.

– Ә сезнең Мәһдиевнең башка сайланма әсәрләре китабы юкмы соң?

– Юу, шул гына…

– Ярар, мин алам. Акчаны кассага түләргәме?

– Әйе, кассага түләгез. Унбер сум илле тиен.

– Рәхмәт. Ә кечкенә батареялар кайда сатылганын әйтмәссез микән?

– Кечкенә батареялар каршыдагы кибеттә сатыла.

– Рәхмәт, сау булыгыз… Бу нәрсә булып чыга соң? Айдар абыйның акчасыннан илле тиен генә кала. Ә нәрсә алып була илле тиенгә?!


Өч сум акча булса, сагыз сатып алып була. җиде сум акча булса, кечкенә шоколад алып була, икмәк алып була. Өч йөз сум акча булса, чалбар яки яхшы гына ирләр күлмәге алып була. Егерме мең сум акчаң булса, син яхшы компьютер сатып аласың. Ә инде йөз мең сум акчаң булса, яңа машина сатып алу турында уйлыйсың. Ә акчаң булмаса, бер әйбер дә сатып булмый. Чөнки бөтен әйбер өчен түләргә кирәк.



КҮНЕГҮЛӘР

1. Тәрҗемә итегез:

1) Машина алыр өчен, ике йөз мең акча кирәк. Ләкин минем йөз мең сум акчам булса, мин кечкенә генә фатир яки бүлмә сатып алыр идем.

2) Бүген икмәк алты сум ярым тора. Ә кичә алты сум егерме тиен тора иде. Ник шулай? Чөнки бәяләр күтәрелде. Миңа кичәге икмәк күбрәк ошый. Кичәге икмәк сездә бармы?

3) Әлфия алдан күлмәккә карый, ә аннары – бәясенә. Ә Хәбир, киресенчә, алдан бәягә карый, аннан соң – товарга.

4) Марат сәяхәт иртәргә ярата. Ләкин сәяхәткә барыр өчен, күп акча кирәк. Ә студентта акча каян булсын?!

5) Акчаң булмаса, «нәрсә сатып алыйм икән!» – дип уйларга кирәкми.

6) Әлфиягә нинди күлмәк кирәк? Әлфия үзе дә белми. Чөнки кызлар үзләренә нәрсә кирәген беркайчан да белмиләр.

7) Кешенең акчасы булса, ул бай була. Ә акчасы булмаса, андый кеше ярлы була. Ә бар шундый кешеләр: бүген бай, ә иртәгә ярлы.

8) Ярлы кешенең акчасын начар товар бетерә.

9) Һәр илнең үз акчасы бар: Американың – доллар, Европа илләренең – евро, Казахстанның – тәнгә, Үзбәкстанның – сом, Кытайның – юань.

10) – Синең бер дә акчаң бетми, син аны кайдан аласың?

– Өстәл тартмасыннан.

– Ә анда акчаны кем сала?

– Хатыным сала.

– Ә хатының ул акчаны кайдан ала соң?

– Мин бирәм.

– Ә син кайдан аласың?

– Өстәл тартмасыннан.


2. Сорауларга җавап бирегез:

1) Икмәк ничә сум тора?

2) Хәзер яңа «Жигули» машинасының бәясе нинди?

3) Әйбәт компьютер кыйммәтме?

4) Син бер айга ничә сум акча эшлисең?

5) Студентларның стипендиясе хәзер ничә сум?

6) Ашханәдә ашау кыйммәтме? Ә ресторанда?

7) Мөхәммәт Мәһдиевнең сайланма әсәрләре ничә сум?

8) Төсле телевизор аклы-каралы телевизордан кыйммәтрәкме?

9) Синең ун мең сум акчаң булса, син нәрсә сатып алыр идең?

10) Хәзер синең күпме акчаң бар?


3. Татарчага тәрҗемә итегез:

1) Сколько стоит цветной телевизор?

2) Сколько рублей стоит хороший компьютер?

3) Если денег много, то можно купить много хороших вещей.

4) Если нет денег, то ничего не купишь.

5) В каждой стране есть свои деньги.

6) Сколько рублей сейчас студенческая стипендия?

7) Марат любит путешествовать.

8) Если бы у него было много денег, он поехал бы в Америку.

9) Если бы у Искандера было много денег, он купил бы много подарков родным.

10) Если бы у Альфии было много денег, то она купила бы себе шубу.


4. Сорауларга җавап бирегез:

1) Илле тиен акчага хәзер нәргә алып була?

2) Ун меңгә телевизор алып буламы?

3) Кырык меңгә нәрсәләр алып була?

4) Нинди кеше ярлы була?

5) Нинди кеше бай дип санала?

6) Франциядә нинди акча берәмлеге? Ә Швециягә?

7) Бер доллар хәзер ничә сум?

8) Безнең акчаны кайда долларга алыштырып була?

9) Ул бер айга бер мең сум акча эшли? Ул баймы?

10) Маратка кибеттә күрме акча кайтарып бирделәр?


5. җөмләләр төзегез:

1) Сум, ничә, айга, эшлисең, син, акча, бер?

2) Стипендияләре, сум, ничә, хәзер, студентларның?

3) Булса, компьютер, була, алып, ун, мең, акча, сум.

4) Икмәк, сум, җиде, бүген, тора.

5) Кирәк, акча, йөз, ике, алыр, мең, өчен, сум, машина, өчен.

6) Акча, булсын, кайдан, студентта, ә!

7) Күлмәк, нинди, кирәк, Әлфиягә?

8) Сәламәтлеге, хәзер, ничек, туганнарыгызның?

9) Акча, Америкада, йөри, нинди?

10) Кешенең, ярлы, бетерә, товар, начар, акчасын.




Основной курс: 21 дәрес.  → 

© «Туган Тел» 2006-2018




return_links(); ?>