Урок №2. Основной курс


♫ аудио материал к уроку

Урок второй — Икенче дәрес

Бу – рәсем. Рәсемдә нәрсә бар? Рәсемдә сыйныф схемасы бар. Схемада нәрсәләр бар? Схемада ике тәрәзә, бер ишек һәм такта бар. Схемада кемнәр бар? Схемада студентлар һәм укытучы бар. Сыйныфта ничә студент утыра? Сыйныфта тугыз студент утыра. Ә укытучы утырамы? Юк, укытучы басып тора.

Студент В кайда утыра? Студент В беренче рәттә утыра. Студент Д икенче рәттә утыра. Студент Г беренче рәттә утырамы? Юк, ул өченче рәттә утыра.

Студент Г студент Д артында утыра, ә студент Д студент В артында утыра. Студент У студент В артында утырамы? Юк, ул студент Б артында утыра.

Студент А кайда утыра? Ул беренче рәттә студент Ә алдында утыра. Студент Һ кайда утыра? Студент Һ өченче рәттә тәрәзә янында утыра. Ә студент В беренче рәттә ишек янында утыра.

Студент У кайда утыра? Ул икенче рәттә уртада утыра. Икенче рәттә ничә студент утыра? Икенче рәттә өч студент утыра. Сыйныфта ничә студент бар? Сыйныфта тугыз студент бар.

Сыйныфта такта кайда? Такта стенада, укытучы артында. Укытучы утырамы? Юк, ул басып тора. Укытучы алдында кем утыра? Укытучы алдында студент Б утыра. Студент Е алдында кем утыра? Студент Е алдында студент У утыра.


Кайда?

сыйныфта, рәттә, уртада, тактада, рәсемдә, җөмләдә, трамвайда, автобуста

Кем?

студент, укытучы, ул, Марат, Хөсәен.

Нәрсә?

китап, суз, тәрәзә, ишек, өстәл, хәреф, такта, сыйныф, сорау, җавап.

Бу нәрсә? Бу өчпочмак. өчпочмакта ничә почмак бар? өчпочмакта өч почмак бар. Ә квадратта ничә почмак бар? Квадратта дурт почмак бар. Квадрат уртасында нинди хәреф бар? Квадрат уртасында А хәрефе бар.

Студентлар кайда утыралар? Алар сыйныфта утыралар. Студентлар өстәлләр артында утыралар. Сыйныфта ничә өстәл бар? Сыйныфта ун өстәл бар. Студентлар нәрсәләрдә утыралар? Алар урындыкларда утыралар.

Студентлар нинди дәрестә утыралар? Алар татар теле дәресендә утыралар. Укытучы сыйныфка керә. Дәрес башлана.

Сыйныфта ничә тәрәзә бар? Сыйныфта ике тәрәзә бар.

Укытучы сыйныфтан чыга. Дәрес бетә.

Марат схемага карый. Ул схемада нәрсәләр курә? Ул схемада укытучыны, ишекне, студентларны курә.


Әлмәттә трамвайлар бармы? Юк, Әлмәттә трамвайлар юк. Ә Чаллыда трамвайлар бармы? Әйе. Поездлар Мәскәудән Казанга барамы? Әйе, поездлар Мәскәудән Казанга бара. Чаллыда метро бармы? Юк, Чаллыда метро юк. Ә кайда метро бар? Метро Мәскәудә бар. Казаннан Әлмәткә автобуслар барамы? Әйе, бара. Ә бу автобус кая бара? Бу автобус Әлмәткә бара.

Сыйныфта кемнәр бар? Сыйныфта студентлар һәм укытучы бар. Сыйныфта нәрсәләр бар? Сыйныфта такта, ике тәрәзә бар. Сыйныфта телевизор бармы? Юк, сыйныфта телевизор юк. 

Ул институтка бара. Автобус Чаллыга барамы? Әйе, бу автобус Чаллыга бара. Ә бу автобус Әлмәткә барамы? Юк, бу автобус Бөгелмәгә бара.


Антонимнар: керә ↔ чыга; утыра ↔ басып тора; башлана ↔ бетә; бар ↔ юк; әйе ↔ юк; калын ↔ нечкә.


КУНЕГУЛӘР

1. Сузләрне куплек санда языгыз:

китап – китаплар, дәрес, өстәл, җөмлә, рәт, сыйныф, ишек, рәсем, студент, укытучы, урындык, тәрәзә, трамвай, автобус, ул, хәреф, сан.


2. Тәрҗемә итегез:

китапта – в книге; өстәлдә – на столе, в столе; тәрәзәдән – из окна, от окна, с окна; шәһәргә – в город, к городу.

Шәһәрдә, тактадан, Казаннан, Алабугага, сыйныфка, рәттә, китапта, рәсемдә, өстәлгә, шәһәрдән, Әлмәттә, Әлмәткә, Мәскәугә, китаптан, Чаллыга, җөмләдә, ишеккә, ишектән, өстәлгә, караватта, дәрестән.

Сыйныф – сыйныфта, сыйныфка, сыйныфтан.

Китап – китапта, китапка, китаптан.

Трамвай – трамвайда, ..., трамвайдан.

Рәсем – рәсемдә, рәсемгә, ... .

Тәрәзә – ..., ..., ... .

Ишек – ..., ..., ... .

Җөмлә – ..., ..., ... .

... – ..., рәткә, ... .


3. Сузләрне ике баганага языгыз:


Нечкә сузләр Калын сузләр

Бу, рәсем, бара, курә, сыйныф, укытучы, ничә, тәрәзә, ишек, кайда, утыра, икенче, өченче, алтынчы, квадрат, артында, алдында, урындык, өстәл, җөмлә, авыл, шәһәр, Казан, Зәй, Мамадыш, Питрәч, Идел, рәт, тугыз, сигез, кем, суз, хәреф, автобус, башлана, бетә, тора.


4. Тәрҗемә итегез:

Самолет Казаннан Мәскәугә оча. Автобус Чаллыдан Казанга бара. Поезд Мәскәудән Казанга бара. Студент сыйныфка керә. Тубән Камада троллейбуслар юк, ә Әлмәттә бар. Чаллыда трамвайлар бар. Казан – зур шәһәр. Марат институтка бара. Автобус Алабугадан Казанга бара.

Сыйныфта дурт тәрәзә бар. Бу – зур сыйныф. Сыйныфта ничә өстәл? Сыйныфта ун өстәл, алар артында студентлар утыралар. Укытучы утырамы? Юк, ул басып тора. Марат автобуска карый. Марат автобусны курә. Марат тәрәзәдән карый, ул автобусны курә.

өчпочмакта ничә почмак бар? өчпочмакта өч почмак бар. Ә квадратта ничә почмак? Квадратта дурт почмак бар.

Студентлар нинди дәрестә утыралар? Алар татар теле дәресендә утыралар. Студентлар нинди сыйныфта утыралар? Алар зур сыйныфта утыралар. Студентлар нәрсәләрдә утыралар? Алар урындыкларда утыралар.


5. Татар теленә тәрҗемә итегез:

В городе, за столом, около окна, в книге, из Казани, в Елабугу, на окне, из окна, к двери, к столу, в столе, на кровати, из Москвы, к Елабуге, со стола.

В классе есть три окна. Студент выходит из класса. Учитель входит в класс. Сколько в классе столов? В классе девять столов. Поезд едет (идёт) из Казани в Москву. Этот автобус едет в Альметьевск? Да, этот автобус едет в Альметьевск. Сколько букв в слове «книга»? В этом слове пять букв.

Где находится доска? Она находится в классе за учителем на стене. Где книга? Книга на столе. Сколько углов в квадрате? В квадрате четыре угла. На каком уроке сидят студенты? Студенты сидят на уроке татарского языка.


6. Сорауларга җавап бирегез:

1) Сыйныф схемасында нәрсәләр бар?

2) Сыйныф схемасында кемнәр бар?

3) Студент Д кайда утыра?

4) Студент Г өченче рәттә утырамы?

5) Сыйныф уртасында кем утыра?

6) Беренче рәттә ничә студент утыра?

7) Сыйныфта ничә студент бар?

8) Ишек янында кем утыра?

9) Тәрәзә янында кем утыра?

10) Студент В тәрәзә янында утырамы?

11) Студент Б артында кем утыра?

12) Студент Ә алдында кайсы студент утыра?

13) Сыйныфта кем басып тора?

14) Сыйныфта такта кайда?

15) «Татарстан» сүзендә ничә хәреф бар?

16) Чаллыда трамвайлар бармы?

17) Франция башкаласы нинди шәһәр?

18) Квадратта ничә почмак бар?

19) Укытучы сыйныфка керә. Дәрес бетәме?

20) Студентлар нинди дәрестә утыралар?



Основной курс: 3 дәрес.  → 

© «Туган Тел» 2006-2018




return_links(); ?>