Урок №13. Основной курс


♫ аудио материал к уроку

Урок тринадцатый — Унөченче дәрес


Синең әниең Мәскәү булганмы? Юк, минем әнием Мәскәүдә булмаган. Үткән елда да бармаган, беркайчан да булмаган. Бөек Ватан сугышы кайчан башланган? Бөек Ватан сугышы 1941 нче елда башланган.

Алабугада нинди бөек кешеләр яшәгән? Рәссам Иван Шишкин, шагыйрә Марина Цветаева, язучы Стахеев Алабугада торганнар. Ә Лев Толстой Алабугада яшәгәнме? Юк, ул Казанда яшәгән һәм монда университетта укыган.

Ул авылга кайткан. Әнисе шәһәргә киткән. Ә әтисе эштә булган. Ул нишләргә дә белмәгән.

Фигыль нишли (нишләде, нишләгән, нишләр, нишләячәк…) соравына җавап бирә.

Ул нишли? Ул китап укый. Ул нишләгән? Ул китап укыган. Ул нишләде? Ул китап укыды. Ул нишләячәк? Ул китап укыячак. Ул нишләр? Ул китап укыр.

Казан

Август аенда без Казанга бардык. Казан – бик борынгы шәһәр. 2005 нче елда аның 1000 еллыгы була. Аның тарихы бик бай. Бүгенге көндә монда музейлар, югары уку йортлары, театрлар күп. Казанда бик күп бөек шәхесләр яшәгән. В.И. Ульянов-Ленин Казан университетында укыган. Ул монда үзенең революцион эшен башлаган. Татарстан башкаласында бөек математик Н.И. Лобачевский да яшәгән. Ул Казан университеты ректоры булган. А.М. Бутлеров, Н.Н. Зинин һәм башка бөтен дөньяга танылган галимнәр дә Казанда яшәгәннәр һәм фәнни ачылышлар ясаганнар. Казан – татар мәдәниятенең үзәге. Монда күп татар язучылары, шагыйрьләре яшәгән. Алар арасында – Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан, Гаяз Исхакый, Галимҗан Ибраһимов, Муса җәлил бар. Аларның күбесе Казан турында язган, Казанны үзләренең ватаны итеп санаган. Казанда бөек рус язучылары да яшәгәннәр һәм иҗат иткәннәр. Лев Толстой Казан университетында укыган, Гавриил Державин Казанда туган, рус язучысы Сергей Аксаков шулай ук монда белем алган. Хәзерге Казанда бөек шәхесләргә багышланган күп музейлар бар. Без Тукай музеенда булдык, ул Тукай урамында урнашкан.

Башкалабызда күп урамнар язучылар, галимнәр исемнәре белән аталган.

Казан – татарларның сәнгать үзәге. Монда өч зур татар театры бар. Без Галиәсгар Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театрына бардык һәм Муса җәлил исемендәге опера һәм балет театрында булдык.

Казан – шулай ук Татарстанның сәяси үзәге. Монда Кремльдә республикабызның Президенты һәм Хакимияте урнашкан. Без Казанның үзәк мәйданында – Ирек мәйданында – булдык. Бу мәйданда театр, яңа консерватория, Парламент бинасы урнашкан.

Казанның тарихы бик бай, анда күп тарихи һәйкәлләр һәм биналар бар. Безгә башкалабыз бик ошады. Без Казаннан канәгатьләнеп кайттык.


Мин торганмын Без яшәгәнбез

Син торгансың Сез яшәгәнсең

Ул торган Алар яшәгәннәр


Беренче Бөтендөнья сугышы кайчан башланган? Ул 1914 нче елда башланган. Икенче Бөтендөнья сугышы 1939 нчы елда башланган, ә 1945 нче елда беткән. Бөек Француз инкыйлабы (революциясе) 1789-1793 нче елларда булган. Ә Беренче Рус инкыйлабы 1905-1907 нче елларда булган. 1815 нче елда нинди зур вакыйга булган? Ул елны Ватерлоо кырында зур сугыш булган. Анда соңгы тапкыр Наполеон җиңелгән.

Бөек рус шагыйре һәм язучысы А.С. Пушкин ничәнче елда туган? Ул 1799 нчы елда туган.ю 1999 нчы елда аның тууына 200 ел булды. Пушкин кайчан үлгән? Ул 1837 нче елда 37 яшендә һәлак булган. Ә бөек татар шагыйре Габдулла Тукай 1913 нче елда 27 яшендә үлгән.

1917 нче елда Россиядә нинди зур вакыйга булган? Ул елны Октябрь инкыйлабы булган. Сез тагын нинди зур тарихи вакыйгалар беләсез?

1552 нче елда Явыз Иван гаскәре Казанны алган. 15 нче октябрьдә Татарстанда Хәтер көнен билгеләп үтәләр. Ә Куликово кырында сугыш ничәнче елда булган? Бер мең өч йөз сиксәненче елда.

Искәндәр нигә бүген дәрескә килмәде? Ул кичә авылга киткән һәм бүген әле килмәгән. Ә син кичә нигә концертка килмәдең? Мин кичә Чаллыга барган идемЮ кайтырга өлгермәдем, концертка соңга калдым. Үткән атнада безнең контроль эш булды. Марат аны ничк язды? Марат аны «дүртле»гә язды: яхшы язды. Без бит бергә яздык.



КҮНЕГҮЛӘР

1. Фигыльләрне дүрт заман формаларында куегыз:

Үрнәк: Яңгырлы көн. 

Кичә яңгырлы көн булды.

Теге көнне яңгырлы көн булган.

Бәлки, иртәгә яңгырлы көн булыр.

Әлбәттә, иртәгә яңгырлы көн булачак.

1) Кар ява.

2) Томан була.

3) Йолдызлы төн.

4) Карлы кыш.

5) Эссе җәй.

6) Салкын көз.

7) Иртә яз.

8) җылы сентябрь.

9) Яхшы кино.

10) Әйбәт концерт.

11) Томанлы иртә.

12) Автобус Казанга бара.

13) Самолет Мәскәүгә оча.

14) Алар татар теле дәресендә утыралар.

15) Сәгать җидедә футбол башлана.


2. Нокталар урынына сүзләр языгыз:

1) Казан – бик … шәһәр.

2) Аның тарихы бик ….

3) Казанда күп бөек … яшәгән.

4) Н.И. Лобачевский Казан университетының … булган.

5) А.М. Бутлеров, Н.Н. Зинин һәм башка бөтен дөньяга … галимнәр дә Казанда яшәгәннәр.

6) Казан – татар мәдәнияте ….

7) Казанда бөек рус язучылары да яшәгәннәр һәм … иткәннәр.

8) Хәзерге Казанда бөек шәхесләргә … күп музейлар бар.

9) Башкалабызда күп урамнар язучылар, галимнәр исемнәре белән ….

10) Казан – татарларның … үзәге.

11) Монда Кремльдә республикабызның Президенты һәм … урнашкан.

12) Бу мәйданда театр, яңа консерватория, Парламент … урнашкан.

13) Анда бик күп тарихи … һәм биналар бар.

14) Безгә башкалабызда бик ….

15) Без Казаннан … кайттык.


3. Нокталар урынына кушымчалалр өстәгез:

1) Бәлки, киләсе елда мин өченче курста укы….

2) Әлбәттә, син иртәгә эшкә бара….

3) Синең әтиең Өфедә бул…?

4) 1917 нче елда нинди зур вакыйга бул…?

5) Үткән елда кыш бик салкын бул… икән.

6) Үткән елда син Әлмәттә яшә… бит.

7) 31 декабрь үткән елда нинди көн бул…?

8) 31 декабрь киләчәк елда нинди көн бул…?

9) Үткән елда да шулай салкын бул….

10) Үткән атнада бик салкын бул….

11) Кайчан Явыз Иван гаскәре Казанны ал…?

12) Ничәнче елда Куликово кырында зур сугыш бул….

13) Беренче Бөтендөнья сугышы 1914 нче елда башла….

14) Кичә мин концертка барма….

15) Иртәгә яңгырлы көн бул…, дип уйлыйм.


4. Сорауларга җавап бирегез:

1) Фигыль нинди соауларга җавап бирә?

2) Без Казанга кайсы айда бардык?

3) Лобачевский Казан университетында кем булган?

4) Лев Толстой Алабугада яшәгәнме?

5) Лев Толстой кайда укыган?

6) Тагын нинди рус язучылары Казанда булганнар?

7) Казанда нинди татар язучылары яшәгәннәр һәм иҗат иткәннәр?

8) Казанда нинди урамнар татар язучылары исемнәре белән аталган?

9) Беренче Бөтендөнья сугышы кайчан башланган?

10) Икенче Бөтендөнья сугышы каячан башланган?

11) Габдулла Тукай ничәнче елда һәм ничә яшендә үлгән?

12) Кайчан А.С. Пушкин тууына 200 ел булды?

13) Явыз Иван Казанны 1652 нче елда алганмы?

14) Ульянов Казан университетын бетергәнме?

15) 1917 нче елда нинди зур вакыйга булган?

16) Ә 1789-1793 нче елларда?

17) Казанда нинди галимнәр яшәгән?

18) Кайсы бөек рус рәссамы Алабугада яшәгән?

19) Беренче рус революциясе кайчан булган?

20) Казанда үзәк мәйдан нинди?


5. Түбәндәге сүзләргә антонимнар табыгыз:

Кечкенә, озын, салкын, җиләс, күп, кара, төн, иртә, якын, кыска, җылы, төньяк, караңгы, көнчыгыш, аз, ерак, бар, әйе, зур, калын, кыш, яз, соң, кич, чыга, бата.



Основной курс: 14 дәрес.  → 

© «Туган Тел» 2006-2018




return_links(); ?>