Урок №12. Основной курс


♫ аудио материал к уроку

Урок двенадцатый — Уникенче дәрес


Бүген без татар теле дәресендә утырабыз. Безнең атнага өч тапкыр татар теле дәресе була. җомга тагын татар теле булыр. Ә декабрь аенда без татар теленнән зачет бирәчәкбез. Аннары Яңа ел бәйрәме җитәчәк. Яңа елдан соң без имтиханнар бирәчәкбез.

Киләсе атнада сез концертка барасызмы? Әйе, киләсе атнада без концертка барырбыз дип уйлыйм. Иртәгә укытучы безгә билгеләрне әйтерме? Әйе, иртәгә укытучы билгеләрне, әлбәттә, әйтәчәк.

– Иртәгә килегез, бездә концерт булыр.

– Булырмы, булачакмы?

– Мин әйтәм бит: «Булыр», – дим.

– Бәлки, булыр, бәлки, булмасмы?

– Ярар, «булачак», – дим инде.

– Концертка без, әлбәттә, киләчәкбез.


Билгеле киләчәк заман

Ул нишли? Ул китап укый. Ул кичә нишләде? Ул кичә эшләде. Ул иртәгә нишләр? Бәлки, ул авылга кайтыр. Декабрь аенда ул татар теленнән зачет бирәчәк. Син хәзер нишлисең? Мин татар теленнән күнегүләр эшлим. Син иртәгә нищләячәксең? Мин иртәгә институтка барырмын дип уйлыйм. Алар нишлиләр? Алар диктант язалар. Иртәгә алар нишләрләр? Иртәгә, бәлки, алар Яр Чаллыга барырлар. Ә җомга көнне алар эшкә барачаклар.

Инфинитив: эшләргә, укырга, язарга, күрергә, китәргә.

Хәзерге заман: эшли, укый, яза, күрә, китә.

Билгеле үткән заман: эшләде, укыды, язды, күрде, китте.

Билгеле киләчәк заман: эшләячәк, укыячак, язачак, күрәчәк, китәчәк.

Билгесез киләчәк заман: эшләр, укыр, язар, күрер, китәр.



Ел фасыллары

җәй

җәй дә үтте. Быел июль һәм август айларында бик эссе булды. Яңгырлар аз яуды. Июнь аенда гына бераз яңгырлар яуды. җәен кояш иртә чыкты һәм соң батты. Көннәр озын булды: иртә белән инде сәгать дүрттә яктырды, ә кич белән сәгать тугызда гына караңгы төште. җәен без күп эшләдек һәм күп ял да иттек. Июль аенда без авылда булдык.

җәй көне бәйрәмнәр күп булмады. Июнь аенда без имтиханнар бирдек. Имтиханнардан соң без ял итәргә табигатькә чыктык. Июнь ахырында Сабан туе булды. Сабан туе – татар халкының иң зур бәмрәмнәренең берсе. Авылда язгы эшләр беткәч була ул бәйрәм. Сабан туенда батырлар көрәштеләр, атларда узыштылар, төрле уеннар булды.

җәйнең тагын бер зур бәйрәме бар. Утызынчы августта Татарстанның бәйсезлек көне булды.

Быел август аенда без Казанга бардык, анда музейларда, театрларда, киноларда булдык. Без Галиәсгар Камал исемендәге һәм Муса җәлил исемендәге опера һәм балеи театрларында булдык. Анда безгә бик ошады. Быел җәй бик күңелле үтте.


Көз

Күңелле җәй көннәре үтте, хәзер урамда көз. Агачлардан яфраклар коела, салкын җилләр исә. Сентябрь аенда без институтка укырга барабыз. Көз көне нинди бәйрәмнәр була? Беренче көзге бәйрәм – Белем көне. Беренче сентябрьдә бөтен укучылар, студентлар укуларын башлыйлар. Ә бер айдан соң, октябрьнең беренче якшәмбесендә, Укытучылар көне була. Бу көнне укучылар үзләренең укытучыларын котлыйлар.

Унбишенче октябрьдә безнең республикабызда Хәтер көне уздырыла. Бу көнне 1552 нче елда Явыз Иван гаскәре Казанны алган.

Алтынчы ноябрь – Татарстан Республикасының конституциясе көне. Бу көнне без ял итәбез.

Көз көне бөтен вакыт укуга китә, без китапханәләрдә утырабыз, лекцияләр тыңлыйбыз. Ләкин сентябрь аенда, гадәттә, авылга эшләргә барабыз. Андый көннәр безнең өчен бик күңелле үтә.


Кыш

Ике айдан соң кыш җитәчәк. Кыш декабрь аенда башланмый бит, беренче кар кайбер елларда октябрьдә үк ява. Ә декабрь, гыйнвар айларында салкын булачак. Кышын күп кар явачак, күлләрдә һәм елгаларда бозлар катачак. Кышын күп бәйрәмнәр булачак. Кышның иң зур бәйрәме дип Яңа ел санала. Декабрьнең соңгы көннәрендә без туганнарыбызга, иптәшләребезгә «Яңа ел белән!» дип әйтәчәкбез. Яңа ел бәйрәме – иң күңелле бәйрәмнәрнең берсе. Балалар каникулларга чыгалар, эшчеләр дә бер атна чамасы ял итәләр. Студентлар гына зачетлар бирәчәкләр һәм имтиханнрга әзерләнәчәкләр.

Аннары 23 нче февральдә Ватан сакчылары көне булачак – ул бөтен ир кешеләр бәйрәме дип санала.

Безнең якларда кыш салкын булса да, күп кеше кышны ярата. Балалар кышкы уеннар уйный, олылар да ак карга һәм саф һавага шатлана.


Яз

Кыштан соң безгә яз килер. Күлләрдә һәм елгаларда бозлар эрер, агачсларда яңадан яфраклар күренер. Төннәр кыскарыр. Яңадан җылы көннәр килер. Аннары, май аенда чәчәкләр күренер, чияләр, алмагачлар чәчәк атар. Май аенда беренче яшенле яңгыр явар.

Яз Халыкара хатын-кызлар бәйрәме – 8 Март белән башланыр. Бу көнне без әниләребезне, курсташ кызларыбызны, апаларыбызны, сеңелләребезне һәм бөтен хатын-кызларны котларбыз. Аларга чәчәкләр бүлә итәрбез.

Беренче апрель – көлке һәм мәзәк көне. Бу көнне без бер-беребезгә мәзәкләр сөйлибез, алдыйбыз, шаярабыз. Бу көн Казанда бик күңелле үтә. Вакытыгыз булса, Казанның үзәк урамына барыгыз!

Язын бәйрәмнәр күп була. Беренче май – эшчеләр бердәмлеге көне, ә 9 май – җиңү бәйрәме. Татарстанда да, бөтен Россиядә дә бу көндә Бөек Ватан сугышында җиңүне зур бәйрәм итәләр.



КҮНЕГҮЛӘР

1. Нокталар урынына сүзләр языгыз:

Быел … эссе булды.

җәен кояш … торды һәм соң ….

Иртә белән инде сәгать дүрттә …, ә кич белән сәгать тугызда гына … төте.

җәен … күп булмады.

Имтиханнардан соң без ял итәргә … чыктык.

Июнь … Сабан туе булды.

Сабан туе – татар … иң зүр бәйрәмнәренең берсе.

Сабан туенда батырлар …, атларда …, төрле … булды.

Утызынчы августта Татарстанның … көне булды.

Быел җәй бик … үтте.

Агачлардан … коела, салкын җилләр ….

Беренче көзге бәйрәм – … көне.

Бу көнне укучылар үзләренең укытучыларын ….

Унбишенче октябрьдә республикабызда … көне.

Алтынчы ноябрь – Татарстан Республикасы … көне.

Кышын күп кар явачак, … һәм … бозлар катачак.

… ел бәйрәме – иң күңелле бәйрәмнәрнең берсе.

Аннары, 23 нче февральдә … … көне бкулачак.

Балалар кышкы уеннар …, … да ак карга һәм саф һавага шатлана.

Аннары май аенда … күренер, чияләр, … чәчәк атар.

Яз … хатын-кызлар бәйрәме 8 Март бел….

Аларга чәчәк … ….

Беренче апрель – … һәм … көне.

Беренче мая – эшчеләр … көне.

Тугызынчы май – … бәйрәме.


2. Фигыльләрне билгеле киләчәк заман формасына куегыз:

Үрнәк: Бүген яңгырлы көн. Иртәгә яңгырлы көн бклачак. Кичә кояшлы көн булды. Иртәгә кояшлы көн булачак. Иртәгә иртә томанлы булыр. Иртәгә иртә томанлы булачак. Бәлки, киләсе атнада концерт булыр. Әлбәттә, киләсе атнада концерт булачак.

Үткән атнада без концертка бардык.

Бүген мин кинога барам.

Бәлки, мин кинога барырмын.

Алар сыйныфтан чыгалар.

Кичә күктә кояш балкыды.

Кар ява.

Бәлки, без хат язарбыз.

Бәлки, мин эшкә бармам.

Бәлки, җәй көне җылы булыр.

Бәлки, көзен Англиядә томаннар булыр.


3. Сорауларга җавап бирегез:

1) Без кайчан табигатькә чыктык?

2) Сабан туе бәйрәме кайчан булды?

3) Утызынчы августта нинди бәйрәм булды?

4) Ә унбишенче октябрьдә республикабызда нинди бәйрәм булды?

5) Укытучы иртәгә безгә билгеләрне әйтәчәкме?

6) Яңа ел бәйрәме кайчан булачак?

7) Студентлар Яңа ел бәйрәме вакытында ял итәләрме?

8) Без кайчан иптәшләребезгә «Яңә ел белән» дип әйтәчәкбез?

9) Язын нинди бәйрәмнәр булачак?

10) Көз нинди айдан башлана?

11) Сигезенче Мартта без хатын-кызларга, гадәттә, нәрсә бүлә итәбез?

12) Кайчан көлке һәм мәзәк көне булачак?

13) 31 нче декабрь быел атнаның нинди көне булачак?

14) җәй нинди ай белән башланачак?

15) Язның соңгы ае кайсы?

16) Тугызынчы май көнне нинди бәйрәм була?

17) Көзнең икенче ае кайсы?

18) Кайчан чияләр һәм алмагачлар чәчәк атар?

19) Татарстан Республикасы конституциясе көне кайчан була?

20) Россия конституциясе көне кайчан була?


4. Курсив белән язылган сүзләргә сораулар куегыз:

1) Имтиханнардан соң без табигатькә ял итәргә чыктык.

2) Сабан туе – татар халкының иң зур бәйрәмнәренең берсе.

3) Быел җәй бик күңелле үтте.

4) Бу көнне укучылар үзләренең укытучыларын котлыйлар.

5) Унбишенче октябрьдә республикабызда Хәтер көне була.

6) Яңа ел бәйрәме вакытында студентлар зачетлар бирәләр һәм имтиханнарга әзерләнәләр.

7) Май аенда чәчәкләр күп була.

8) Беренче апрель – көлке һәм мәзәк көне.

9) Февраль ае белән кыш бетәчәк.

10) Язның икенче ае – апрель.

 


Основной курс: 13 дәрес.  → 


© «Туган Тел» 2006-2018




return_links(); ?>