Урок №6. Основной курс


♫ аудио материал к уроку

Урок шестой — Алтынчы дәрес


Фигыль

Фигыльләр: килә, китә, керә, бара, уйный…

Ул әйтә. Мин әйтмим. Ул кычкыра. Мин кычкырмыйм. Син укымыйсың. Алар эшләмиләр. Без барабыз. Сез бармыйсыз. Мин ашыйм. Син ашамыйсың. Без язмыйбыз. Ул укырга бара. Мин ашарга яратам. Искәндәр укырга бара. Рафис кычкырырга яратмый.

«Син ашамыйсың. Аша!» – дим. «Мин ашарга яратмыйм», – дисең. Без укырга барабыз. Сез ашарга киләсезме? Юк, без ашарга килмибез. Мин аңа бер сорау сорау бирергә барам.

Син күп ашыйсыңмы? Юк, мин күп ашамыйм. Ә син укырга яратасыңмы? Әйе, мин күп укыйм. Мин фантастик романнар укырга яратам. Син кайда яшисең? Мин Казанда яшим. Ә Илдус кайда тора? Ул Яр Чаллыда тора. Искәндәр Самарада яшиме? Юк, ул Алабугада яши.

Без ашау өчен яшәмибез, яшәр өчен ашыйбыз.


Сәгать ничә? Вакыт үпме?

Йөз китап – күп китап. Ике генә китап – аз китап була. «Вакыт» информацион тапшыруы (программасы) сәгать тугызда башлана. Эш сәгать өчтә бетә. Футбол сәгать икедә башлана. Концерт сәгать тугызда гына бетә. Концерт өч сәгать бара.

Институтта дәресләр кайчан башлана? Алар сәгать сигездә башлана.


3.00 – сәгать өч.

10.00 – сәгать ун.

4.30 – дүрт сәгать утыз минут = бишенче ярты.

12.30 – унике сәгать утыз минут = беренче ярты.

14.30 – өченче ярты.


Хәзер сәгать ничә? Хәзер сәгать ун. Лекция бетәме әле. Тагын ярты лекция бар. Алтының яртысы өч була. Ә сәгатьнең яртысы утыз минут була. Ике сәгатьтә ничә минут бар? Ике сәгатьтә йөз егерме минут була.


12.20 – беренче егерме минут = унике сәгать егерме минут.

6.15 – җиденче унбиш минут = алты сәгать унбиш минут.


Ә хәзер сәгать ничә? Хәзер унберенче биш минут. Лекция кайчан бетә? Лекция бетәргә тагын утыз биш минут бар әле.


6.40 – җиде туларга егерме минут = алты сәгать кырык минут.

5.45 – алты туларга унбыш минут = биш сәгать кырык биш минут.

13.45 – ике туларга унбиш минут = унөч сәгать кырык биш минут.


Хәзер сәгать ничә? Хәзер унбер туларга егерме биш минут. Лекция бетәме әле? Тагын биш минут кына бар. Ә икенче лекция кайчан башлана? Сәгать унбердә. Безнең ашарга егерме минут вакытыбыз бар. Аннары тагын лекция башлана.


Тора

1. Мин Казанда торам. = Мин Казанда яшим. Сергей белән Марина Мәскәүдә торалар. Алар анда инде өч ел яшиләр.

2. Өстәл сыйныфта тора. Укытучы аудиториядә басып тора. Монда кем басып тора.

3. Җөмлә сүзләрдән тора. Китап битләрдән тора. Хәзер без ничәнче биттә укыйбыз? 89 нчы биттә. Машина детальләрдән тора.

4. Син сәгать ничәдә торасың? Мин һәр көнне сәгать җидедә торам. Сез сәгать ничәдә ятасыз? Без сәгать унбердә ятабыз. Ул кайчан тора? Ул сәгать сигездә генә тора.


Сәгать алтыда Искәндәрнең әнисе тора. Ул ашарга әзерли. Искәндәрнең әтисе җиденче унбиш минутта тора. Сәгать җидедә ул инде эшкә китә. Рафис эшкә сигезенче унбиш минутта китә. Искәндәр җиденче яртыда тора һәм сигезенче яртыда сеңлесе Асия белән укырга китә.

Институтта дәресләр сәгать сигездә башлана. Искәндәр институтка автобус белән бара. Беренче лекция унынчы егерме минутта бетә. Һәр көнне Искәндәрнең өч дәресе була. Алар өчесе бергә дүрт сәгать баралар. Аннары Искәндәр ашханәгә ашарга бара. Сәгать өчтә ул яңадан институтка бара. Анда ул китапханәдә утыра.

Исандәрнең гаиләсе кич белән сәгать җидедә ашарга утыра. Аннары Рафис телевизор карарга утыра. Искәндәр китап укый, ә Асия дәресләргә әзерләнә.

Бүген Искәндәрнең гаиләсе концертка бара. Алар сәгат алтыда өйдән чыгалар. Автобус белән мәдәният сараена баралар. Концерт сәгать җидедә башлана. Бүген Рафис концертка бармый, ул өйдә кала. Бүген телевизордан яхшы кино бар.

Концерт ике сәгать бара, һәм Искәндәрнең гаиләсе өйгә унынчы яртыда гына кайта.


Дәрес кайчан башлана? Дәрес сәгать сигездә башлана. Концерт сәгать ничәдә бетә? Концерт сәгать тугызда бетә. Син кайчан безгә киләсең? Мин бүген сәгать өчтә киләм. Мин әйтәм: «Син безгә сәгать икедә кил», – дим. Ә ул: «Гафу ит, мин сәгать өчтә генә киләм, минем вакытым юк, эшләр бар», – ди.

– Син бүген Казанга китәсеңме?

– Әйе, мин бүген Казанга автобус белән китәм.

– Ә автобус сәгать ничәдә була?

– Автобус сәгать икедә Әлмәттән китә.

– Автобус Әлмәттән Казанга ничә сәгать бара?

– Дүрт сәгать. Мин Казанда сәгать алтыда булам.

– Ә Әлмәттән Казанга ничә километр?

– Ике йөз егерме километр чамасы.


Бишенче дәрестәге рәсемгә карагыз. Анда минем гаиләм. Минем бабаема – Мөхәммәт бабайга – ничә яшь? Аңа алтмыш сигез яшь инде. Ә минем әбигә октябрьдә алтмыш алты тула. Ноябрьдә Асиягә унбер яшь тула. Ә сентябрьдә минем абыемның юбилее була: аңа егерме яшь тула. Минем гаиләм Әлмәттә яши. Ә сез кайда яшисез? Әти әниләрегез кайда яши?


Фразеологизмнар

Аның яше җиткән инде – ему возраст позволяет (уже);

Синең башың яшь әле – ты еще молод;

Минем яшем чыкты инде – мне уже поздно; мои года уже вышли;

Ул яшен яшәгән инде – он уже свое прожил.


КҮНЕГҮЛӘР

1. Җөмләләрне тутырыгыз:

С… алтыда Искәндәр… әнисе тора. Аның әтисе сәгать җ… эшкә китә и…. Лекцияләр институтта сәгать сигездә б…. Беренче дәрес унынчы егерме м… б…. Искәндәрнең гаиләсе кич б… сәгать җидедә ашарга у…. Б… Искәндәрнең гаиләсе концертка бара. Бүген Рафис концертка б…, ул телевизордан я… кино карый. Алар өйгә унынчы я… гына кайталар.

Ул миңа «Кит!» – д…. Сез миңа н… әйтәсез? Без сиңа: «Укы!» – д…. Сергей Мәскәудә т…. Мин эшләргә я…. Автобус Әлмәткә сәгать тугызда к…. Концерт сәгать н… бетә. Мин ә…: «Концертка б…», – дим. Мөхәммәт бабайга ничә я…? Минем гаиләм Казанда я…. Син к… яшисең?


2. Тәрҗемә итегез:

1) Ул эшләргә ярата. Мин ашарга яратам. Син аны яратасыңмы? Сез бу китапны укымагыз! Син әйбәт укы!

2) Ул миңа китапны бирми. Син кая барасың? Мин институтка укырга барам. Сез миңа кычкырмагыз. Мин аңа моны әйтмим. Без укымыйбыз, хәзер без эшлибез инде.

3) Ул әйтә: «Бар», – ди. Алар аңа әйтәләр: «Анда барма», – диләр. Ул нәрсә әйтә? Ул сезгә: «Китмәгез», – ди. Мин аннан сорыйм: «Син бүген безгә киләсеңме?» – дим. Ул миңа: «Гафу ит, бүген килмим, эшләрем күп, вакытым юк», – ди.

4) Минем кечкенә улым ашамый. Мин аңа: «Аша!» – дим, ә ул ашамый. Ә мин ашарга яратам. Укытучы студентка: «Чыгыгыз!» – ди.

5) Ул сәгать җидедә тора. Мин җиденче яртыда торам. Сез Казанда торасызмы? Әйе, без Казанда яшибез. Сез кайчан торасыз? Мин сәгать алтыда торам. Син сәгать ничәдә ятасың? Мин сәгать унбердә генә ятам. 

6) Җиденче ун минут. Сигез туларга егерме минут. Тугызынчы биш минут. Алтынчы ярты. Бер туларга ун минут. Өч туларга биш минут. Дүрт туларга егерме биш минут. Өченче егерме биш минут.

7) Минем бүлмәмдә йөз илле китап бар. Бүлмәмнең стеналары яшел, түшәме ак, ә идәне кызыл. Бүлмәмдә бер өстәл, ике урындык, компьютер бар. Кич белән мин китап укыйм, ә аннары компьютерда эшлим һәм уыйныйм.

8) Хәзер татар теле дәресе бара. Бүген безнең контроль эш була. Без күнегүләр өстендә эшлибез. Алдан дәфтәрләребезгә «Минем гаиләм» темасына инша язабыз, ә аннары сыйныф алдында укыйбыз. Укытучы безгә сораулар бирә, һәм без аларга җавап бирәбез.

9) Мин җиденче яртыда торам. Җидедә ашыйм. Сигезенче унбиш минутта институтка укырга китәм. Сигездә мин инде лекциядә утырам. Аннары мин сәгать икедә ашыйм, һәм өчтә яңадан институтка китапханәгә китәм. Кич белән мин дәресләргә әзерләнәм.

10) Сиңа ничә яшь? Миңа унҗиде яшь. Миңа октябрьдә унсигез тула инде. Ә сеңлеңә ничә яшь? Ул әле кечкенә. Аңа унбер яшь кенә. Ул мәктәптә укыймы? Әйе, ул хәзер бишенче сыйныфта укый. Ул кайсы дәресләрне ярата? Ул математика һәм тарихны ярата.


3. Сүзләр белән языгыз:

6.10; 7.15; 8.20; 9.30; 10.40; 11.50; 13.00; 5.05; 2.50; 3.30; 14.25; 15.35; 16.00.

2,2; 0,7; 2+5 = 7; 17–13+4 = 8; 24:6 = 4; 15*5 = 75.


4. Татарчага тәрҗемә итегез:

1) Я живу в городе, а мой друг живет в деревне. Сегодня я поеду в деревню. Автобус будет в два часа.

2) Ты где живешь? Я живу в Казани. А где живут Марина с Алексеем? Они живут в Москве. Они живут там уже три года.

3) Ты встаешь в половине седьмого, в пятнадцать минут восьмого завтракаешь, и в половине восьмого уходишь на работу.

4) Книга состоит из страниц. Всякое слово состоит из букв. Сколько букв в слове «китап»? В этом слове пять букв.

5) Я ему говорю: «Иди», а он не идет. Ты ему говоришь: «Извини, у меня нет времени, много работы».

6) Десять минут десятого. Двадцать минут девятого. Без пятнадцати восемь. Без двадцати пяти семь. Половина восьмого. Время семь часов.

7) В моей комнате есть один стол, два стула и компьютер. Я вечером читаю книги, потом играю на компьютере. У меня в комнате сто шестьдесят книг.

8) К двум прибавить чеьаты, будет шесть. Семь, умноженное на восемь, будет пятьдесят шесть. Сорок восемь, деленное на восемь, будет шесть. От восьми вычесть семь, останется один.

9) Когда начинается концерт? Концерт начинается в шесть часов. А сколько будет длиться концерт? Всего два часа. В девять часов вы будуте уже дома.

Моему дедешке шестьдесят два года, а бабушке шестьдесят. И дедушка, и бабушка на пенсии. Они уже не работают. А мой отец работает на заводе инженером. Каждый день он встает в шесть часов и в половине седьмого уходит на работу.


5. Җөмләләр төзегез:

Үрнәк: Гаиләм, Алабугада, минем, яши. Минем гаиләм Алабугада яши.

1) Яртыда, концерт, башлана, җиденче.

2) Ничәдә, сәгать, торасың, син?

3) Лекция, бетә, беренче, егерме, унынчы, минутта.

4) Укымыйм, мин, күп.

5) Бишенче, Асия, укый, сыйныфта, әле, гына.

6) Киләсеңме, бүген, безгә, син.

7) Телевизор, белән, кич, ярата, Рафис, карарга.

8) «Вакыт», информацион, башлана, тугызда, тапшыру, сәгать.

9) Бабайга, алтмыш, яшь, ике, Мөхәммәт.

10) Без, яшәмибез, өчен, ашау, яшәр, ашыйбыз, өчен.



Основной курс: 7 дәрес.  → 

© «Туган Тел» 2006-2018




return_links(); ?>