Урок №18. Основной курс


Урок восемнадцатый — Унсигезенче дәрес


Әле институтта дәресләр башланмады. Лекциягә керергә дип сыйныф алдында студентлар басып тора. Алар сөйләшәләр. Ә без алар белән танышыйк.

Танышыгыз. Озын буйлы, кыска кара чәчле егетнең исеме – Искәндәр. Ул институтка авылдан килгән. Аның авылы шәһәрдәң ерак түгел. Ул әти-әнисе янына еш кайта. Искәндәр спорт белән шөгыльләнә, һәр көнне иртә белән ул физик күнегүләр ясый. Кичен ул еш кына спортбүлмәсенә йөри. Кичке сәгать унберләрдә Искәндәр йокларга ята. Аның үзенең көндәлек тәртибе бар, һәм ул аны тырышып үти. Искәндәр күп сөйләшми, ләкин күп эшли һәм бик тырышып укый. Аны китапханәдә еш күреп була.

Искәндәр янында Хәбир басып тора. Хәбир Чаллыдан килгән, Казанда ул туганнары янында тора. Хәбир Искәндәрдән тәбәнәгрәк, ләкин аннан тазарак. Ул һәрвакыт күзлек киеп йөри. Хәбир музыка белән шөгыльләнә, гитарада да, пианинода да, гармунда да уйный белә. Тагын ул чит телләр өйрәнергә ярата. Хәбир Искәндәр кебек спорт белән шөгыльләнми. Спорт уеннарыннан ул шахмат ярата. Хәбир иптәшләре арасында белемле кеше дип санала.

Искәндәр белән Хәбир янында ике кыз басып тора. Берсенең исеме – Рәмзия, икенчесенең – Әлфия. Рәмзия укырга авылдан килгән. Ул Әлфиядән азрак сөйләшә, һәм уку аңа авыррак бирелә. Әлфия – шәһәр кызы, ул Рәмзиядән телгә баерак. Ул бик матур киенергә ярата, концертларга һәм башка тамашаларга еш йөри. Әлфия китапханәдә, Рәмзия кебек, озак утырырга яратмый.

Ә менә дәрескә керергә вакыт җиткәч, Марат та килде. Марат Искәндәр кебек озын буйлы түгел, Хәбир кебек таза да түгел. Ул музыка белән дә, спорт белән дә шөгыльләнми. Аны китапханәдә дә еш күреп булмый. Марат күп укырга яратмый, ул телевизор карарга ярата, Ул тагын күп һәм тәмле ашарга, күп йокларга ярата. Марат күп мәзәкләр һәм анекдотлар белә. Ул институт янында яши: автобуста өч түкталыш кына барасы. Аның олы абыйсы бар, Айдар инде дүртенче курста укый, ә Марат әле – беренчедә генә.


Хәл фигыль

Сәгать иртәнге алты. Айдар белән Марат әле йоклыйлар. Айдар – Маратның әбыйсы. Марат Айдарның энесе була. Алар бүген икесе дә институтка баралар. Аларның әтиләре йокыдан торды инде. Ул җиденче яртыда өйдән чыгып китте.

Айдар белән Марат җиденче яртыда йокыдан торалар. Аларны әниләре уята. Айдар тизрәк уяна, Мараттан алданрак тора. Ул юынырга китә. Марат күзләрен сөрткәнче, Айдар инде юынып чыга. Марат бөтен нәрсәне абыйсыннан соң эшли. Марат юынып чыкканчы, Айдар киенеп ашарга утыра инде.


Мисаллар: Мин килгәнче, ул йокыдан торган иде. (До того, как я пришел, он уже встал). Мин чыкканчы китмә. (Пока я не выйду, не уходи).


Аннары Марат белән Айдар иртәнге аш ашыйлар. Ботка ашагач, алар кофе яки чәй эчәләр. Айдар чәй эчәргә ярата, ә Марат һәрвакыт иртә белән кофе эчә. Иртәнге ашны бетергәч, алар институтка китәләр. Урамга чыккач, Айдар белән Марат тиз-тиз автобус тукталышына баралар.


Мисаллар: Ашагач, Марат йокларга ята. (Марат после еды (после того, как поест), ложится спать). Ашамагач, йокы килми. (Если не поешь, то спать не хочется). Концертка баргач, йокламагыз. (Когда пойдете на концерт, не спите). Киноны күрмәгәч, аның турында сөйләмиләр. (Не посмотрев фильм, о нем не говорят).


Һәр көнне Айдар белән Марат институтка баргач, лекцияләрдә утыралар. Лекцияләр беткәч, алар өйләренә көндезге ашка кайтып китәләр. Кайтып җиткәч, Айдар ашарга әзерли, а Марат ятып тора. Марат бит әле беренче генә курста, ул институтта бик ара.

Мисаллар: Ул миңа карап тора. (Он стоит, глядя на меня). Киноны карамыйча, аның турында сөйләмиләр. (Не посмотрев фильм, о нем не говорят). Айдар юынып чыга. (Айдар, помывшись, выходит). Кайвакыт Марат, кулларын юмыйча, ашарга утыра. (Иногда Марат садится есть, не помыв рук). Егетләр киенеп ашарга утыралар. (Ребята, одевшись, садятся есть).


Айдар белән Марат көндезге ашка сәгать ничәдә кайталар? Алар көндезге ашка беренче яртыда кайталар. Көңдезге ашны ашагач, алар нишлиләр? Айдар өй эшләрен эшли, ә Марат дусты янына, кинога яки концертка китә. Айдар, өй эшләрен бетергәч, китапхәнәгә китә. Кайбер көннәрне Марат, дусты янына киткәнче, алдан кибеткә барып кайта. Ә Айдар ул көннәрне Маратның кибеттән кайтканын көтеп утыра.

Кич белән алар нишлиләр? Кинодан, концерттан яки кунактан кайткач, Марат телевизор карарга яки семинарга әзерләнергә утыра. Ә китап укый. Кайбер көннәрне Айдар Марат белән концертка бара. Концертка барганчы, Айдар әнисенә өйдәге эшләрне эшләргә булыша.


Искәндәрнең көндәлек эшләре

Искәндәр иртә белән сәгать алтыда йокыдан тора. Йокыдан торгач, ул физик күнегүләр ясый. Аннары салкын су белән юына. Ашаганчы, Искәндәр алдан караватын һәм бүлмәсен тәртипкә китерә. Ашарга ул үзе пешерә. Искәндәр бит тулай торакта яши. Аның янында әти-әнисе юк. Ашарга пешергәч, Искәндәр киенә, аннары ашарга утыра.

Сигезенче унбиш минутта Искәндәр институтка китә. Тулай торактан чыккач, ул автобус тукталышына бара. Гадәттә Искәндәр сигез туларга ун минутта институтта була.

Дәресләр беткәч, Искәңдәр ашханәгә китә. Көндезге ашны ул студентлар ашханәсендә ашый. Ашагач, Искәндәр китапханәгә бара. Ул монда семинарларга әзерләнә, ә аннары әдәбият курсы буенча китаплар укый. Ул филология факультетында укый, аның күп әсәрләр укыйсы бар.

Искәндәр тулай торакка кичке сәгать алтыда гына кайта. Ул яңадан үзенә ашарга пешерә, тиз генә ашый да спорт бүлмәсенә китә.

Аннан Искәндәр сәгать тугызда гына арып кайта. Ике сәгатьтән соң ул йокларга ята, һәм, яткач, шунда ук йокыга китә.

Ял көннәрендә Искәндәр, гадәттә, авылына кайтып килә. Аның авылы шәһәрдән ерак түгел: егерме километр чамасы.



КҮНЕГҮЛӘР


1. Нокталар урынына сүзләр куеп языгыз:

1) Йокыдан …, ул физик күнегүләр ясый.

2) Аннары ул салкын … белән юына.

3) Искәндәр бит тулай … яши.

4) Тулай торактан чыккач, ул автобус … китә.

5) Дәресләр …, Искәндәр ашханәга керә.

6) Ул филология факультетында укый, аның бик күп … укыйсы бар.

7) Ул тиз генә ашый да спорт бүлмәсенә ….

8) Аның авылы … түгел: егерме километр гына.

9) Аларның әтиләре … торды инде.

10) Ул җиденче … өйдән … китә.


2. Тәрҗемә итегез:

1) Алар музейдан чыккач, театрга киттеләр.

2) Иртә белән ашагач, без киенәбез дә, урамга чыгып, автобус тукталышына китәбез.

3) Кунакка барганчы, Марат кибеткә барып кайтты.

4) Марат кибеттән кайтканчы, Айдар өй эшләрен эшли: савыт-саба юа, идән себерә.

5) Иртә белән мин сәгать алтыда торам, ә торгач, гантельләр алып, бер-ике күнегү эшләп алам.

6) Сигезенче яртыда мин иртәнге ашны ашыйм; ботка ашагач, мин кофе эчәргә яратам.

7) Син, институттан кайткач, кая барасың?

8) Дуслары янына барып кайткач, Марат телевизор карага утыра. Ә ул кайтканчы, Айдар бөтен эшләрне эшләп бетерә инде.

9) Кич буе, көлә-көлә, телевизор карый.

10) Айдар, йокыга киткәнче, китап укып ята. Ул төнге бердә генә йокыга китә.


3. Сорауларга җавап бирегез:

1) Укытучы сыйныфка кергәч, студентлар нишлиләр?

2) Институтта соңгы лекция беткәч, Айдавр белән Марат нишлиләр?

3) Институтка киткәнче, Айдар белән Марат нишлиләр?

4) Марат дуслары янына барганчы, кая барып кайта?

5) Дәресләр башланганчы, Марат дәресләрен кабатлыймы?

6) Дәрес вакытында Маратның йокысы килә, ә дәресләр беткәч, аның нишлисе килә?

7) Кичке сәгать җиде тулгач, Айдар нишли?

8) Төнге сәгать бер тулганчы, Айдар нишли?

9) җәй җиткәч, сез пальто киеп йөрисезме?

10) Шимбә җиткәч, сез авылга кайтасызмы? Нигә?


5. Күнегүне күрсәтелгән үрнәк буенча эшләгез һәм тәрҗемә итегез:

Үрнәк: язарга – язганчы (до того, как написать; вместо того, как написать), язгач (после того, как написал), язып (написав).

1) көләргә; 6) уянырга;

2) җитәргә; 7) уятырга;

3) көтәргә; 8) себерергә;

4) йокларга; 9) барырга;

5) юынырга; 10) ябарга.


6. Татарчага тәрҗемә итегез:

1) Когда приходит Хабир, они вмсете уходят в кино или на концерт.

2) Айдар, встав (со сна), идет умываться.

3) Утром, поев каши, Марат любит медленно пить кофе.

4) Пока Марат протирает глаза, Айдар уже выходит, умывшись.

5) После того, как завтрак заканчивается, Айдар с Маратом уходят в институт.

6) Выйдя на улицу, они быстро идут на автобусную остановку.

7) Поев, мы одеваемся.

8) Айдар просыпается быстрее, он раньше Марата встает и идет умываться.

9) Прежде, чем лечь спать, Айдар долго читает книгу.

10) Когда учитель входит в класс, все студенты встают, и начинается урок.



Основной курс: 19 дәрес.  → 

© «Туган Тел» 2006-2018




return_links(); ?>