Урок №10. Основной курс


♫ аудио материал к уроку

Урок десятый — Унынчы дәрес


Бүген без татар теле дәресендә утырабыз. Кичә дә мин татар теле дәресендә булдым. Кичә без контроль эш яздык. Бүген безгә билгеләрне әйттеләр. Мин контроль эштән «дүртле» билгесе алдым. Мин ике генә хата ясадым. Минем дустым Марат шулай ук «дүртле» билгесенә язды. Аның бер генә хатасы бар иде.

Үткән атнада без концертка бардык. Концерт өч сәгать барды, һәм минем күршем икенче бүлектә йоклады. Концерт җидедә башланды һәм сәгать унда гына бетте.

Үткәң елны мин мәктәптә укыдым. Сентябрь аеннан мин институтның беренче курсында укый башладым.

Мин йокладым. Син булдың. Ул укыды. Без әйттек. Алар укыдылар. Мин уйламадым. Син йокламадың. Без эшләмәдек. Сез ясамадыгыз.

Быел без институтта укый быз. Үткән елны без мәктәптә укыдык. Бу атнада алар эшлиләр. Үткән атнада студентлар авылда эшләделәр. Бу дүшәмбедә сез контроль эш язасыз. Үткән дүшәмбедә сез контроль эш язмадыгыз. Кичә минем янга Марат килде, без аның белән телевизор карадык. Ул минем яннан кичке сәгать унда гына чыгып китте.

Кичә көндез Чаллыга бардык. Ә үткән атнада сез Казанда булдыгызмы? Әйе, без кичә генә Казаннан кайттык.


Шулай, алай

Син нәъ шулпй эшлисеңме? Әйе, мин шулай эшләдем инде. Юк, мин алай эшләмәдем.

Мин сине күрмәдем бит, шулаймы? Әйе, шулай.

Сез ничек яздыгыз? Шулаймы? Әйе, шулай. Юк, алай түгел.

Син кайда шулай яхшы эшләргә өйрәндең?


Шул

1) Син эшеңне эшләдеңме инде? Эшләдем шул.

Ул Казанда торамы? Юк шул, ул Әлмәттә тора.

Ул кичә эшләдеме? Юк, ул киа эшләмәде шул.

2) Кем эшләми, шул ашамый.

Кыш

Кыш айлары: декабрь, гыйнвар һәм февраль. Кыш көне салкын була, көннәр кыска. Үткән елны кыш бик салкын булды, ә быел алай салкын түгел. Быел кышын бик күп кар яуды.


Яз

Яз айлары: март, апрель һәм май. Яз көне көннәр озыная, беренче яңгырлар ява. Ә беренче яшенле яңгыр майда ява. Яз көне күктә якты кояш балкый, карлар эри. Язны студентлар ярата, чөнки яз көне җылы була һәм имтиханнар бирәсе юк.


Җәй

Июнь, июль һәм август – җәй айлары. Җәй көне кар явамы? Юк, җәй көне кар яумый, җәен яңгырлар ява. Җәй көне көннәр озын, ә төннәр кыска була. Июнь һәм июль айларында бик җылы була. Эссе була. Үткән елны җәй бик эссе булды.

Сьудентлар июнь аенда имтиханнар бирәләр, ә мәктәп укучылары ял итәргә китәләр.


Көз

Көз айлары: сентябрь, октябрь һәм ноябрь. Көз көне көннәр кыскара, салкыная. Көзен гадәттә салкын яңгырлар ява, беренче кар ноябрьдә ява инде. Сентябрьдә студентлар һәм укучылар укырга баралар. Институтта дәресләр башлана.


Көндез күктә кояш балкый. Көндез җылы була. Төнлә күктә кояш булмый. Төнлә күктә ай белән йолдызлар гына була. Җирдән йолдызларга кадәр бик ерак. Ә Кояш – безгә иң якын йолдыз.

Кояш көнчыгыштан чыга. Кояш кайчан чыга? Кояш иртә белән чыга. әй көне кояш иртәнге дүрттә чыга инде, ә кышын ул сигездә генә чыга. Кояш көнбатышта бата. Кояш кайчан бата? Кояш кич белән бата. Көньякта нинди илләр бар? Көньякта Төркия, Гыйрак, Һиндстан кебек илләр урнашкан. Ә көньякта сез нинди илләр беләсез?

Мәскәү көнбатышта урнашкан. Ә Өфе кайсы якта? Өфе шәһәре көнчыгышта. Әстерхан көньякта, ә Ижевск төньякта урнашкан.


Үткән атнада без авылга эшкә бардык. Көн бик салкын түгел иде. Без Казаннан иртә белән чыктык. Авыл Казаннан еракЮ автобус анда ике сәгать барды. Иртәнге унда без авылга килеп җиттек. Күктә җәй көнендәге кебек кояш балкый иде. Ләкин ике сәгатьтән соң болытлар, җил чыкты. Без уйламадык, эшләдек тә эшләдек. Бер сәгатьтән соң яңгыр ява башлады. Көзге салкын яңгыр яуды. Без тиз генә автобусыбызга кердек тә кайтып киттек. Көз көне шулай да була.



КҮНЕГҮЛӘР

1. Фигыльләрне үткән заман формасына куегыз:

Үрнәк: Бүген яңгырлы көн. Кичә яңгырлы көн булды. Без өстәлдән китапларны алабыз. Без өстәлдән китапларны алдык.

1) Бу атнада без концертка барабыз.

2) Быел без икенче курста укыйбыз.

3) Бүген кояшлы көн.

4) Бүген йолдызлы төн.

5) Бүген бик томанлы иртә.

6) Алар сыйныфтан чыгалар.

7) Кар ява.

8) Быел җәй бик эссе.

9) Быел көз кояшлы.

10) Быел кыш бик карлы.

11) Бүген көндез күктә кояш балкый.

12) Бүген Марат белән Искәндәр кинога баралар.

13) Көзге салкын яңгыр ява.

14) Хәзер без татар теле дәресендә утырабыз.

15) Хәзер ул тәрәзәдән карый.


2. Сорауларга җавап бирегез:

1) Кыш көне көннәр озын буламы?

2) Кышын яңгыр явамы?

3) Гадәттә кайчан яңгыр ява?

4) Җәй көне кар явамы?

5) Сез нинди кыш айларын беләсез?

6) Сез нинди көз айларын беләсез?

7) Көз көне гадәттә нинди яңгырлар ява?

8) Кайсы айда иң эссе вакыт була?

9) Төнлә күктә нәрсә була?

10) Көндез күктә ай белән йолдызлар буламы?

11) Елның иң салкын ае кайсы?

12) Кайчан беренче кар ява?

13) Кайчан беренче яшенле яңгыр ява?

14) Үткән атнада яңгырлар яудымы?

15) Үткән елны җәй эссе булдымы?

16) Кичә көн нинди булды?

17) Бүген күктә болытлар бармы?

18) Быел (үткән ел) майда яңгырлар яудымы?

19) Күкнең көнбатыш ягыннан кара болыт чыкты. Яңгыр явамы?

20) Елның иң кыска көне кайчан була? Ә иң озын көне?


3. Курсив белән язылган сүзләргә сораулар куегыз:

1) Үткән атнада без концертка бардык.

2) Мин контроль эштән «дүртле» билгесе алдым.

3) Минем күршем икенче бүлек вакытында йоклады.

4) Мин сентябрь аеннан институтта укый башладым.

5) Әйе, кыш көне көннәр кыска була.

6) Үткән елда мин мәктәптә укыдым.

7) Шимбә көнне бик көчле яңгыр яуды.

8) Гадәттә салкын яңгырлар көз көне ява.

9) Кичә көн болытлы булды.

10) Юк, көндез күктә ай белән йолдызлар булмый.


4. Сүзләрне язып бетерегез:

Үткән атнада без авылга эшкә бар…. Көз көне салкын яңгырлар я…. Кичә кич б… без концертка бар…. Марат белән Искәндәр кино… бик соң кайт…. Шимбә көнне бик к… яңгыр я…. Үткән җомгада син концертка б…? Үткән чәршәмбедә сез кая бар…? Кичә ул сез… нәрсә әйт…? Көнчыгышта нинди и… бар? Өфе шәһәренә к… ничә километр? Үткән айда син Ижевскига бар…? Сез нинди җәй айларын бел…? Үткән шимбәдә сез кайдан кайт…? Кайчан беренче я… яңгыр я…? Гадәттә б… кар ноябрь аенда ява. Үткән елда да шулай бул…. Ш… эшләргә син кайдан өйрәндең? Син татар телен ничә ай ө… инде?


5. Татарчага тәрҗемә итегез:

Он мне сказал: «Туда не ходи». Ты что мне вчера сказал? Он вернулся в субботу. Он тебе отдал книгу? Да, он отдал мне книгу. Вы куда ходили на прошлой неделе? Они в прошлую неделю работали. Я сделал две ошибки в контрольной работе и получил «четверку». С какого месяца ты учишься в институте? Я в институте с сентября. Во сколько ты пришел в институт? Я пришел в институт в восемь часов утра. Когда начался концерт? Концерт начался в семь часов и закончился только в девять.

Когда обычно выпадает первый снег? Первая гроза в этом году была в апреле. Днем на небе светит солнце, а ночью появляются месяц и звезды. Солнце всходит на востоке, а заходит на западе. Сегодня хороштй солнечный день, а вчера был сильный дождь.

Кто не работает, тот не ест. Я тебя вчера видел, так ведь? Он живет в Казани? Нет, он ведь живет в Альметьевске. Где ты научился так хорошо работать? Вы так написали? Нет, не так. 


6. Нокталар урынына сүзләр языгыз һәм тәрҗемә итегез:

Үрнәк: ай – айлы (лунный), Казан – казанлы (казанец), көз – яз (весна).

1) Кояш – кояшлы, томан – …, кар – …, яңгыр – …, болыт – ….

2) Алабуга – алабугалы, Смоленск – …, Мәскәү – …, Томск – …, Әлмәт – …, Әстерхан – …, Чиләбе – ….

3) Көн – төн, кара – …, көнбатыш – …, озын – …, җылы – …, үткән – …, кич – …, кыш – …, көньяк – …, яз – ….

4) Эшлибез – эшләдек, ярата – …, барасыз – …, өйрәнәсең – …, йоклыйм – …, уйлыйбыз – …, ясый – …, ява – ….

5) сүз – сүзе, йокы – …, сорау – …, китап – …, атна – …, билге – …, шәһәр – …, мәктәп – …, җавап – ….



Основной курс: 11 дәрес.  → 

© «Туган Тел» 2006-2018




return_links(); ?>